«Кирәкле сүзләр табылыр»: Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көненә квест-уен (12+)

22 ноябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә, Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне кысаларында, мәктәп укучыларында сүзлекләргә мөрәҗәгать итү ихтыяҗы һәм алар белән эшләү күнекмәләре булдыру максатында, урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Кирәкле сүзләр табылыр» дигән квест үтте.

квест
23ф. Квест-игра ко Дню словарей и энциклопедий «Найдутся нужные слова» (4)
23ф. Квест-игра ко Дню словарей и энциклопедий «Найдутся нужные слова»
23ф. Квест-игра ко Дню словарей и энциклопедий «Найдутся нужные слова» (3)

Уен рус теле бүлекләре станцияләре – «Орфография», «Лексика», «Морфология». «Фразеология», «Пунктуация» буйлап уздырылды. Һәр станциядә катнашучылар биремнәр үтәде: чит телләр сүзлеге һәм аңлатмалы сүзлек ярдәмендә «лексикография» сүзенең нәрсә аңлатуын ачыкладылар, орфографик сүзлек аша «аллея» сүзенең ничек язылуын белделәр һәм саннарда бонуслар алдылар.
Уен азаганыда саннар буенча балалар беренче «Бөек рус теленең аңлатмалы сүзлеге»н төзүче В.И.Дальның туган көнен белде. 

Чара В.И. Дальның тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация һәм сүзлекләргә күзәтү белән үрелеп барды. 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: